news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ноябрьдә озын яллар булачак

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителә.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). 4 ноябрьдә Россия Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шулай итеп рәттән өч көн ял була. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Ноябрь башында Россия гражданнарын түбәндәге озын ял көннәре көтә. Халыклар бердәмлеге көненә бәйле рәвештә, дүшәмбе, 4 ноябрь, ял көне булачак. Шул рәвешле, россиялеләр 2-4 ноябрьдә – өч көн ял итәчәк», - диелә хәбәрдә.

Хөкүмәт 2020 елның июль аена эш һәм бәйрәм көннәре календарен раслады. Аның нигезендә, алдагы озын яллар Яңа ел бәйрәмнәренә туры киләчәк: россиялеләр 1-8 гыйнварда – сигез көн ял итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100