Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә никахлашу яшен үзгәртергә телиләр
Балигъ булмаганнарга гаилә корырга рөхсәт итә торган нигезләрне аныклау планлаштырыла.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең Юстиция министрлыгы никахлашу яшен үзгәртергә тели. Бу хакта 2020 елда Россия Хөкүмәтенең закон чыгару эшчәнлеге планында әйтелә.
Моннан тыш, Гаилә кодексының 13 маддәсенә һәм «Граждан хәле актлары турында» Федераль законның 26 маддәсенә кертергә планлаштырылган үзгәрешләр «балигъ булмаганнарга гаилә корырга рөхсәт итә торган нигезләрне аныклау»ны үз эченә алачак.
Әлеге закон проекты 2020 елның декабрендә Хөкүмәткә тәкъдим ителергә һәм 2021 елның февралендә Дәүләт Думасына кертелергә тиеш.
«Российская газета» сораштырган экспертлар фаразлавынча, әзерләнә торган документта сүз никахлашуның яшь чиген киметү һәм балигъ булмаганнарга өйләнергә, кияүгә чыгарга мөмкинлек бирүче сәбәпләрнең исемлеген федераль дәрәҗәдә билгеләү турында барачак.
Хәзерге вакытта 16 яшькә кадәр гаилә корырга мөмкин булган тәртип һәм шартлар федерация субъектлары тарафыннан билгеләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз