news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә нефть чыгару 2019 елда 3,9 процентка арткан

2018 елның октябрь ае белән чагыштырганда, нефть чыгару 0,4 процентка кимегән.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 2019 елның гыйнварында Россиядә нефть һәм газ конденсаты чыгару, 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3,9 процентка арткан һәм 48,11 млн тонна тәшкил иткән. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Шул ук вакытта 2018 елның октябре белән чагыштырганда, нефть чыгару 0,4 процентка кимегән. ОПЕК+ килешүе нигезендә, Россия 2019 елның беренче яртыеллыгында уртача тәүлеклек табышын 228 мең баррельгә киметергә тиеш. Хәзер ул 11,38 млн баррельне тәшкил итә.

Шул исәптән «Татнефть» ГАҖ гыйнвар аенда 2,54 млн тонна, узган елның декабрь аенда 2,67 млн тонна һәм узган ел дәвамында 29,53 млн тонна нефть чыгарган.

2018 елда Татарстанда барлыгы 36,33 млн тоннадан артык нефть чыгарылган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100