Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә нанотехнологик продукциянең 92 проценты илнең инновацион төбәкләре ассоциясе составына кергән субъектларда җитештерелә
Бу хакта “NANOTECH 2012” форумы ачылышында сүз булды
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Россиядә нанотехнологик продукциянең 92 проценты илнең инновацион төбәкләре ассоциясе составына кергән субъектларда җитештерелә. “Бу чагыштырып караганда әйбәт күрсәткеч. Әмма абсолют саннарда карасак, бу ил өчен җитәрлек күрсәткеч түгел”, -ди РФ Инновацияле төбәкләре ассоциациясе башкаручы директоры Иван Бортник. Аның сүзләренә караганда, ассоциация төбәкләре ил икътисадында нанотехнологияләр куллануны үстерүгә бу продукциягә заказларны стимуллаштыру аша актив ярдәм итәргә әзер. Ул бу хакта бүген Казанда “NANOTECH 2012” форумы ачылышында җиткерде. Форум ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “РОСНАНО” ААҖ Идарә рәисе Анатолий Чубайс, РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин һ.б. катнашты.
Татарстан әлеге асссоциация составына кергән һәм илдә инновацион икътисад үсешенә зур өлеш кертүче төбәк. Моны үз чыгышында “РОСНАНОТЕХ” ААҖ Идарә рәисе Анатолий Чубайс аерым искәртеп узды. “Россия инновацияләре Садовое кольцо, Мәскәү белән генә чикләнмичә, ил төбәкләрендә дә үсәргә тиеш. Татарстан Россиядә инновацияле икътисад төзелеше өлкәсендә лидерларның берсе. Заманча инновацияле икътисад төзү буенча биредә алып барыла торган эшчәнлек бәһасез. Татарстанда башкарыла торган эшләр бөтен ил өчен принципиаль әһәмияткә ия”, - дип ассызыклады ул. Анатолий Чубайс академиклар, фән докторлары тәшкил иткән фәнни базадан башка заманча инновацион казанышлар булдыруның мөмкин түгеллеген искәртте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исә үз чыгышында, безнең конкурентлыгыбыз базарга тәкъдим итә торган продукциягә бәйле булачак, фәнни казанышларга нигезләнгән эшләнмәләрдән башка киләчәкне күзаллап булмый, дип ассызыклады.
РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин казанышлар белән беррәттән, инновацияләр өлкәсендә мотивация булмау белән бәйле проблемаларга тукталды. Әлегә инновацияләр Россия икътисадын алга этәрүче көч булып җитә алмады, дип саный ул. “Инновацияләр турында төрле трибуналардан, эксперт мәйданчыкларыннан сөйлиләр. Ләкин әле инновацияләр шәхси бизнес өчен дә, дәүләт капиталы булган бизнес өчен дә һәрвакыт өстенлекле юнәлеш булып саналмый. Моңа ирешү өчен хакимият, бизнес, галимнәр бергәләп вазгыятькә комплекслы якын килеп бәя бирә белергә, озак вакытлы перспективага ориентлашырга тиеш”, -дип белдерде ул. Сергей Нарышкин мотивация җитмәүне икътисадның барлык сегментларында җиңәргә кирәк, дигән фикердә. Парламент рәисе мотивация җитмәүнең берничә сәбәбен атады. Аларның берсе эшмәкәрләрнең инновацияле продуктларга шикләнеп каравыннан гыйбарәт. Эшмәкәрләр бу өлкәдә интеллектуаль милек тиешенчә якланмаган дип исәпли. Икенчедән, эшмәкәрләргә фәнни-тикшеренү өлкәләрендәге яңалыклар белән танышырга бик җиңелләрдән түгел. Өченче сәбәп тагын да катлаулырак. Соңгы елларда вуз тәмамлаган яшь белгечләрнең инновацион кече бизнес предприятиеләренә килү теләге кимегәннән кими бара. Талантлы яшьләр риск азрак булган эре корпорацияләрдә эшләүгә өстенлек бирә.
Сергей Нарышкин ассызыклаганча, һәр базардагы кебек инновацияләр базарында да үзәктә сорау факторы тора. “Бүген Россия кулланучысы алдынгы карашлы һәм инновацион товарны сатып алырга әзер. Тик Россия бизнесына үз инновацион клиентын яулап алу өчен компетенция җитми”, - ди ул. Алга таба бару өчен, аның фикеренчә, проблемаларга җентекле анализ һәм чишелеш кирәк. “Кризисларга алдында тотрыклы кала алган икътисади үсеш моделен булдыру – иң мөһим бурычларның берсе. Аның чишелешенә инновацияләр аша ирешеп була. Бу катлаулы юлны үтү өчен инновацион системада катнашучы барлык якларның интеллектауль, иҗади, техник, оештыру, финанс мөмкинлекләрен берләштерергә кирәк. “НАНОТЕХ 2012” кебек мәртәбәле форум – белемнәр икътисады үсешенә юл ача”, -дип ассызыклады Сергей Нарышкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз