news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядән Молдавия, Латвия һәм Украинага поездлар хәрәкәте вакытлыча туктатыла

Пассажирлар элек сатып алынган билетларын тапшыра ала.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). 17 марттан Россия Украина һәм Молдавия белән тимер юл элемтәсен вакытлыча туктата. Бу хакта «Федераль пассажир компаниясе» («Россия тимер юллары» бүлендек компаниясе) матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә,

Шулай ук 15 марттан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан Ригага һәм кире юнәлешкә поездлар йөрүдән туктаячак.

«Акчаны билет сатып алынган дәүләт территориясендәге тимер юл кассаларында кире кайтарып була. Пассажирлар электрон юл йөрү документларын рәсмиләштергән веб-ресурслар ярдәмендә тапшыра ала», диелә хәбәрдә.

Элегрәк Россия белән Италия, Франция, Германия һәм Испания арасында һава юллары чикләнгән иде, шулай ук Польша һәм Норвегия белән чик ябылды.

КФУ галимнәре яңа Cavid-19 тибындагы коронавирус китереп чыгара торган авыруга каршы вакцина эшли башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100