news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядән һәм чит илләрдән 500 белгеч Казанда икътисадның экспортлы үсеше турында сөйләшә

Татарстан башкаласында кластерлар үсешенә багышланган халыкара конференция ачылды.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Егор Никитин). Казанга “Кластерлар үсеше хезмәттәшлеге” IV халыкара конференциясенә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 500дән артык эксперт төбәк һәм тулаем ил сәнәгате үсешен тәэмин итүче сәнәгать һәм технологик кластерлар тәҗрибәсе турында фикер алыша.

Конференцияне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ачты. Ул быелгы конференциянең TCI Network халыкара кластер челтәре белән берлектә үткәрелүен әйтте. Шунлыктан чарада экспертлар күбрәк катнаша һәм бөтен ил буйлап кластерлар тәҗрибәсен алмашуда өстәмә мөмкинлекләр туа.

“Безнең алда Россия Президенты указын (май указы – Т-и иск.) башкару кысаларында икътисадта, социаль өлкәдә, шулай ук икътисадның югары җитештерүчән экспорт секторында цифрлы технологияләрне тизләтү ярдәмендә илнең фәнни һәм технологик үсешен алга җибәрү бурычы тора”, - диде Алексей Песошин.

Ул биредә Татарстанда аеруча игътибар бирелүче инновацияле территориаль сәнәгать кластерлары зур роль уйнавын өстәп әйтте.

Бүгенге көндә Татарстанда “Иннокам” һәм машина төзелеше, IT-технологияләр һәм башка тармаклардагы кластерлар үсеш драйверы булып тора, диде Песошин.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100