Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядән чыгарылучы нефтькә салым 13 процентка арта
Бүген бер баррель нефть 50,8 доллар тора.
(Казан, 15 август, "Татар-информ"). Россия Финанс министрлыгы, 1 сентябрьдән башлап, Россиядән экспортка чыгарылучы кара алтынга тариф 9,7 долларга артачагы хакында хәбәр итте . Әгәр агымдагы елның августында бер тонна нефть бәясе 74,4 доллар булса, сентябрь аенда бу сан 84,1 долларга кадәр күтәреләчәк.
“Российская газета” язганча, 15 июль – 14 август көннәрендә илнең Финанс министрлыгы тарафыннан мониторинг үткәрелгән. Аның нигезендә, бер тонна Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе 365,5 долларны тәшкил иткәнлеге ачыкланган.
Шул ук вакытта, Көнчыгыш Себер һәм башка районнардагы нефть өчен ташламалы ставка ноль дәрәҗәсендә калачак. Ләкин ул кара алтынның уртача бәясе 76 доллардан түбәнрәк булса гына гамәлдә була.
Министрлык хисабында күрсәтелгәнчә, югары үзле нефть бәясе 1,7 долларга үсәчәк. Ә ачык төстәге нефть продуктлары һәм майның тоннасы 25,2 доллар булса, кара төстәсенең бәясе 84,1 доллар торачак. Моннан тыш, читкә товар бензинын чыгарган өчен дә салым 25,2 долларга кадәр артачак. Кокс тарифлары тоннасына 5,4 долларга җитәчәк.
Исегезгә төшерәбез, хәзер бер баррель нефть 50,8 доллар тора. Әлеге бәя, 14 августка караганда, 1 долларга түбәнрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз