news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядән чит илгә туризм агымы 20 процентка арткан

Туристик агымның чит илгә үсеше икътисадның тотрыклылануы белән бәйле.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиялеләр 2017 елда чит илгә сәяхәткә 38 миллион тапкыр чыккан. Бу күрсәткеч 2014 ел дәрәҗәсенә якынлашкан. Әлеге саннарны Россия туризмы хезмәте башлыгы Олег Сафонов Россия Президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән булган киңәшмәсендә җиткергән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

"Икътисадның тотрыклылануы, халыкның түләү сәләте арту Россия кешеләренә ял итәргә чит илләргә чыгу мөмкинлеген бирә. Россиядән чит илгә туризм агымы 20 процентлап арткан, бу 2017 елда 38 миллионлап кеше чит илләрдә булган дигән сүз. Күрсәткечнең 2014 ел дәрәҗәсенә якынлашуы бик мөһим. Ул вакытта чит илгә чыгу 42 млн тапкыр булган иде”, – дип җиткергән Сафонов.

Ул соңгы 17 елда россиялеләр чит илгә ял итәргә ике тапкырга диярлек артык йөрүләрен әйткән. 2000 елда 21 миллион кеше читтә ял иткән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot