news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә мутацияләнгән коронавирус таралу куркынычы юк

Коронавирусның үзгәрүчән булуы белән бәйле куркыныч бар, диде Анна Попова.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россиядә яңа, мутацияләнгән коронавирус таралу куркынычы юк. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең җитәкчесе Анна Поповага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, коронавирусның үзгәрүчән булуы белән бәйле куркыныч бар.

«Бүгенге көндә Россиядә яңа, үзгәргән вирусның киң таралуы көтелми», — диде Анна Попова Дәүләт Думасы комитеты утырышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot