news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә минималь хезмәт хакының күләме арттырылачак

Хезмәт хакы 2021 елның 1 гыйнварыннан яңадан каралачак.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). 2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә, куллану кәрзинен яңадан карауга бәйле рәвештә, минималь хезмәт хакының күләме арттырылачак. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясенең Х гомумроссия съездында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«2021 елның 1 гыйнварыннан куллану кәрзине яңадан каралачак. Шуңа бәйле рәвештә, хезмәткә түләүнең минималь күләме дә арттырылачак. Һәм минималь хезмәт хакы стандартлары алга таба да арту ягына таба барачак. Әлеге нигездә без бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларындагы үзгәрешләргә караячакбыз», - диде ул.

Топилин искәрткәнчә, Хөкүмәт бу юнәлештә РФ субъектларын «катгый контрольдә тотуын» дәвам итә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot