news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә минималь хезмәт хакын арттырдылар һәм аны киметүне тыйдылар

Минималь хезмәт хакы күләмен исәпләүнең яңа алымы турындагы законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 12 792 сум булачак. Әлеге законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. 

Минималь хезмәт хакы күләмен исәпләүнең яңа методикасы хәзер хезмәт хакы медианасына бәйле булачак. Хезмәт хакы медианасы кимегәндә дә, минималь хезмәт хакы күләме төшмәячәк. 

«2021 елдан минималь хезмәт хакы күләме һәм хезмәт хакы медианасы чагыштырмасы 42 процент булачак», — диелә текстта. 

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме аена 12 792 сум булачак. Соңыннан ул узган елгы хезмәт хакы медианасына карап исәпләнәчәк. 

2020 елда минималь хезмәт хакы 12 130 сумны тәшкил итә. Алдарак Россия Хезмәт министрлыгы моның буенча 2023 елга үзгәрешләрне фаразлаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100