news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә минималь хезмәт хакы күләме төшенчәсен гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр

Хезмәт өчен түләү яшәү минимумы күләмендә яки яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Россиядә минималь хезмәт хакы күләме төшенчәсен гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр. Әлеге тәкъдимне Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Арефьев җиткерде, дип яза РИА Новости.

«Минималь хезмәт хакы төшенчәсеннән китәргә кирәк. Бу беркайда да юк», — дип аңлатты парламентарий.

Аның фикеренчә, теләсә нинди шартларда хезмәт өчен түләү яшәү минимумы күләмендә яки яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш. Шуңа күрә бу күрсәткечкә тигезләшергә кирәк, ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot