Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә минималь хезмәт хакы арта
Быел май аенда хезмәт өчен түләүнең минималь үлчәме яшәү минимумына тигезләште.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Россия Дәүләт Думасы хезмәт өчен түләүнең минималь үлчәмен (МРОТ) бер айга 11 163 сумнан 11 280 сумга кадәр арттыру турында закон проектын өченче укылышта кабул итте. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.
Шулай итеп хезмәт өчен түләүнең минималь зурлыгы 1,048 процентка, ягъни 117 сумга артты.
Соңгы тапкыр бу сан быел май аенда арткан иде. Ул вакытта минималь хезмәт хакы яшәү минимумына тигезләште. Моңа кадәр минималь хезмәт хакы яшәү минимумының 85 процентын тәшкил итә иде.
Яңа минималь хезмәт хакы 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз