news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә меценатлык традицияләре форумы татар меценаты Эдуард Ганиевка багышлана

Татарларның социаль һәм милли-мәдәни тормышын үстерүгә зур өлеш керткән меценат, эшмәкәр, дәүләт эшлеклесе Эдуард Ганиев узган ел 67 яшендә вафат булган иде.

Россиядә меценатлык традицияләре форумы татар меценаты Эдуард Ганиевка багышлана
Расих Фәсхетдино/архив

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Моннан бер ел элек, 8 февральдә, татар дөньясында билгеле шәхес — эшмәкәр, дәүләт эшлеклесе һәм меценат Эдуард Ганиев вафат булган иде. Быел шушы көнне Сарытау шәһәрендә Халыкара форум оештырыла. Бу танылган меценат истәлегенә багышланган чараларның беренчесе булачак, дип хәбәр итә Сарытау өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте.

Эдуард Ганиев (1952-2019) тумышы белән Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районыннан. Ул озак еллар Сарытау шәһәрендә электротехника заводын җитәкләде. Шлай ук 2013 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр электән татарлар яшәгән Иске Кулаткы районы башлыгы да булып торды. Ул татарларның социаль һәм милли тормышын үстерүгә зур өлеш керткән шәхес.

Россиядә меценатлык традициясе тарихына һәм киләчәгенә багышланган форум Сарытау шәһәренең «Россия — минем тарих» тарихи паркында узачак. Аны Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы, «Яңарыш» иҗтимагый мәдәни-агарту җәмгыяте оештыра. Форумда Россия төбәкләреннән дин әһелләре, татар оешмалары, дәүләт вәкилләре, эшмәкәрләр, хәйриячеләр катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100