news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә мессенджерларны аноним куллану тыелачак

Бу куркынычсыз коммуникация мохитен тудыру өчен эшләнгән.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Россиядә мессенджерларга кулланучыларның шәхесләрен ачыклауны йөкләячәкләр.

Россиядә мессенджерлар кулланучыларның телефон номерларының дөреслеген тикшерәчәк. Әлеге кагыйдәләрне Россия Хөкүмәте әзерләгән. Аның нигезендә мессенджерларда номерлары үзләренә теркәлгән кешеләр генә языша ала. Бу хакта “Известия” яза.

Клиентлар турында белешмә кәрәзле телефон операторлары базасына кертеләчәк. Әлеге мәгълүматны компанияләргә мессенджерлар үзләре бирәчәк.

Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Александр Жаров сүзләренчә, бу куркынычсыз коммуникация мохитен тудырачак.

“Мессенджерларда аноним коммуникацияләр хокук саклау органнарына җинаять эшләрен тикшерүдә кыенлык тудыра”, - дигән ул.  

Кулланучы мәгълүматы кәрәзле телефон операторыныкы белән туры килмәсә, мессенджер әлеге кешене кушымтадан файдалануны тыярга мәҗбүр булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot