news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә медицина учреждениеләре җитәкчеләренең хезмәт хакларын чикләргә тәкъдим ителә

Шулай ук аларның урынбасарлары һәм баш исәп-хисапчыларының хезмәт хакларын да чикләргә телиләр.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина учреждениеләре җитәкчеләренең, аларның урынбасарлары һәм баш исәп-хисапчыларының хезмәт хаклары күләмен чикләүче боерык проектын эшләде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте дип яза ТАСС.

 
“Әлеге боерык проекты Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына караган оешмаларның җитәкчеләре, аларның урынбасарлары һәм баш исәп-хисапчыларының хезмәт хаклары күләменә чикләүләр кертүне, аларның күләмен оешманың хезмәткәрләре уртача хезмәт хакына карап билгеләргә тәкъдим итә”, – дип ачыклык кертәләр министрлыкта.

news_right_1
news_right_2
news_bot