news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә медицина тикшеренүеннән башка эшкә алмаска мөмкиннәр

Үрнәккә Росатом предприятиесы китерелә. Биредә хезмәткәр диспансерлаштыру узмаса, аның эш урынына узу өчен кирәкле үткәрү кәгазе эшләми башлый икән.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Россия вице-премьер Аркадий Дворкович планлы рәвештә медицина тикшерүе үтмәгән хезмәткәрләрне эш урынына якын җибәрмәскә кирәк, дигән фикерне хуплады.

Бу хакта ул Красноярск икътисадый форумының йомгаклау сессиясендә белдерде. Анда катнашучылар, "Российская газета" язуынча, структур реформаларның һәр юнәлеше буенча төп нәтиҗәләр чыгарды. Бу нәтиҗәләр Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Хөкүмәтенең 2025 елга кадәр комплекслы планын әзерләү барышында исәпкә алынырга тиеш.

Кеше капиталының яңа моделен торгызу турында фикер алышканда, форумда катнашучылар халыкны планлы рәвештә медицина тикшеренүе үтүен хупларга кирәк дигән фикергә киленде. Үрнәк рәвешендә Росатом предприятиеләре китерелде. Әлеге оешмаларда хезмәткәрдиспансерлаштыруны узмаса, аның эш урынына узу өчен кирәкле үткәрү кәгазе эшләми башлый икән.

news_right_1
news_right_2
news_bot