Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә массакүләм рәвештә пыяла савытларны тапшыруны кайтарырга телиләр
Хәзер пыяла шешә җыю пунктлары Россиядә 80 шәһәрдә генә калган.
(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Россиядә массакүләм рәвештә пыяла савытлары тапшыруны кайтарырга телиләр. Моның өчен супермаркетларда буш шешә кабул итү өчен автоматлар урнаштырырга һәм, савыт сыйдырышлыгына карап, аларның залог бәясен билгеләргә тәкъдим иттеләр. Шундый инициатива белән Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров чыгыш ясаган, дип яза RT.
Петров фикеренчә, залог бәясе куелу кешеләрдә шешә тапшыру теләген уятачак. Әгәр һәр кибеттә автомат торса, кешеләргә пыяла савытны тапшырырга тагын да уңайлы булачак.
Депутат мәгълүматы буенча, хәзер пыяла шешә җыю пунктлары Россиядә 80 шәһәрдә генә калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз