news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә машиналарны онлайн сатып алып булачак

Chery бренды AliExpress сайтының беренче партнеры була һәм мартта Tiggo кроссоверын сата башлыйлар.

Россиядә машиналарны онлайн сатып алып булачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 5 март, "Татар-информ"). Март азагыннан башлап Россиядә автомобильләрне онлайн сатып алып булачак. AliExpress Кытай сәүдә мәйданчыгында автомобильләр сату оештырыла. Бу турыда "Известия" сайты хәбәр итте.

AliExpress сайтының беренче партнеры Chery бренды була. 28 мартта башланачак сатуга Tiggo кроссоверы чыга.

"Озак вакыт дәвамында сатып алучыларның яңа категориягә игътибары күзәтелә. Алар арасында автомобильләр һәм мотоцикллар өчен товарлар бар", - дип әйткән Россиядә бу компаниянең гендиректоры Лю Вей.

AliExpress сатып алучыларны ташламалар һәм махсус тәкъдимнәр белән кызыктырмакчы була. 

news_right_1
news_right_2
news_bot