news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә машина йөртү таныклыгын алмаштыру һәм бирү тәртибе үзгәрде

Яңа кагыйдәләр дәүләт хезмәтләрен тиешле сыйфатта күрсәтү, россиялеләрнең акчасын һәм вакытын саклап калу һәм ришвәтчелекне киметү өчен чыгарылган.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев машина йөртү таныклыгын күп функцияле үзәкләрдә алмаштыру турындагы карарга кул куйды. Тиешле документ Хөкүмәтнең рәсми сайтында бастырылган, дип яза “РИА Новости”.

Әлегә таныклыкны дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре генә бирә ала.

Хөкүмәт карары ЮХИДИдан килеп ирешкән таныклыкларны Күп функцияле үзәкләр бирә алуны күзаллый. Шулай ук монда халыкара таныклык бирү дә керә.

Моннан тыш, имзаланган карарда машина йөртү таныклыгын гамәлдәге вакыты беткәнгә кадәр алмаштыру мәсьәләсе дә каралган. Яңа кагыйдәләр нигезендә, машина йөртүчеләр, медицина бәяләмәсе булса, тагын ун елган яңа таныклык алырга мөмкин. Әлегә исә таныклыкта күрсәтелгән вакыт үзгәртелми.

Шулай ук хөкүмәт карары чит ил машина йөртү таныклыгын безнең илнекенә алмаштыру тәртибен дә аңлата.

Яңа кагыйдәләр дәүләт хезмәтләрен тиешле сыйфатта күрсәтү, россиялеләрнең акчасын һәм вакытын саклап калу һәм ришвәтчелекне киметү өчен чыгарылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100