news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә машина йөртүченең канында алкогольнең яңа чик нормасын кертәләр

Дәүләт Думасы машина белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплылык кертү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә машина йөртүченең организмында алкоголь күләменең рөхсәт ителгән яңа чик нормасы кертелә. Ул бер литр канда 0,3 грамм тәшкил итә. Дәүләт Думасы әлеге закон проектын беренче укылышта кабул итте, дип яза «Коммерсантъ».

Яңа норма авариягә юлыкканнан соң аңын югалткан яки бәвел тапшырырлык хәлдә булмаган исерек хәлдәге машина йөртүчеләрне җавапка тартырга мөмкинлек бирәчәк.

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча шоферның аекмы-түгелме икәнлеге берничә этапта тикшерелә. Иң элек алкометр белән үлчиләр, бу вакытта бер литр һавадагы алкогольнең күләме 0,16 миллиграммнан да артып китмәскә тиеш, аннары анализга бәвелен алалар.

Кан алу һәм аңа анализ ясау процедурасын ике очракта (шофер авариягә юлыкканнан соң аңын югалтса һәм 30 минут дәвамында бәвел тапшыра алмаса) үткәрү күздә тотыла. Административ хокук бозулар кодексының гамәлдәге редакциясе нигезендә, канны тикшерү нәтиҗәләре машина йөртүчене исерек дип тану өчен кулланыла алмый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100