news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә машина йөртүчеләр өчен яңа штраф кертергә тәкъдим иттеләр

Штрафны 2,5 мең күләмендә билгеләргә җыеналар.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Россия Хөкүмәте түләүле юлларда бушка йөргән машина хуҗаларына штраф салырга тәкъдим итте. Бу хакта “Парламентская газета” яза.

Штрафны 2,5 мең күләмендә билгеләргә җыеналар.

Инициативаны Граждан законнарын кодификацияләү һәм камилләштерү буенча президент советы караячагы турында әйтелә.

“Шоферларны штрафка тарту өчен соңыннан түләүне куллана торган “ирекле агым” системасын кулланырга тәкъдим итәләр. Бу түләүле юлларны бушрак итәргә тиеш”, - диелгән хәбәрдә.

Хәзерге вакыта мондый юлларда йөрү өчен шофер машинаны түләү пунктында туктатырга тиеш. Ә бу пунктларны төзү кыйммәт һәм юл бәясенең югары булуы белән компенсацияләнә.

Бүген Россиядә гомуми озынлыгы 1,3 мең чакрым булган тәүләүле юллар бар. Алар Воронеж, Калуга, Түбән Новгород, Ленинград, Липецк, Мәскәү, Псков, Ростов, Рязань, Тверь, Тула өлкәләрендә, шулай ук Удмуртиядә һәм Санкт-Петербургта бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100