news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә һәм Татарстанда инвалидларны тернәкләндерү мәсьәләләре каралачак

25-26 ноябрьдә Казанда “Россия Федерациясендә инвалидларны тернәкләндерүдә инновацион технологияләр” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 25-26 ноябрьдә Казанда “Россия Федерациясендә инвалидларны тернәкләндерүдә инновацион технологияләр” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Форумның максаты – Россиядә һәм Татарстан Республикасында инвалидларга карата дәүләт сәясәтен үткәрү һәм тернәкләндерүнең яңа технологияләре турында мәгълүмат бирү.
Казан дәүләт медицина университетының мәгълүмат бүлегеннән алган хәбәргә күрә, җыелышта җәмәгать сәламәтлеге, инвалидларны социаль һәм медицина өлкәсендә тернәкләндерү; тернәкләндерүнең яңа технологияләре; хезмәт ярдәмендә тернәкләндерү; 2013 елда Казанда уздырылачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада уңаеннан физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр спортының социаль үзенчәлекләре кебек мәсьәләләр яктыртылачак дип көтелә.
Конференция кысаларында “Инвалидлар белән эшләү өлкәсендә яңа документ – Эшчәнлек алып баруның халыкара классификациясе, физик мөмкинлекләрне чикләү һәм сәламәтлекнең какшавы: Аурупа Берлеге илләрендә классификацияне гамәлгә кертү тәҗрибәсе” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы узачак. Аның эшендә Россия медицина-социаль тернәкләндерү академиясе хезмәткәрләре, Алманиянең тернәкләндерү үзәкләре җитәкчеләре, белгечләр - барлыгы 32 төбәктән 200гә якын вәкил катнашачак, дип көтелә. Казан дәүләт медицина университетының неврология һәм нейрохирургия кафедрасы профессоры Вәлидә Исанова “Хәрәкәт итү аппараты зарарланган, неврологик авырулары булган кешеләрне тернәкләндерүдә кинезотерапия ысулы” темасына күрсәтмә дәресләр уздырачак. Ул шулай ук хәрәкәт итә алмаган кешеләрне “Атлант” костюмында тернәкләндерү мәмкинлеге турында да сөйләячәк.
Чараны оештыручылар – РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, ТР Сәламәтлек саклау, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары, Россия медицина-социаль тернәкләндерү академиясе, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе, Социаль белем бирү академиясе, Нейротернәкләндерү белгечләре Ассоциациясе, Татарстан неврологларының В.Бехтерев исемендәге Фәнни-медицина җәмгыяте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100