news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә мөселманнарның саны 25 миллионга җитте

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Россиядәге исламның үзенчәлекләре хакында сөйләде.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россиядә мөселманнарның саны 25 миллион кешегә җитте һәм артуын дәвам итә. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин Төркиянең «Анадолу» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, мөселманнарның саны Үзәк Азиядән күчеп килүчеләр хисабына гына түгел, ә мөселман гаиләләрендә туучылар күп булу аркасында да арта. Моннан тыш, мөселманнар арасында гомер озынлыгы да артыграк, диде Россия Мөфтиләр шурасы рәисе.

Мөселманнарның саны халык исәбен алу бырышында ачыкланган. Шулай ук әлеге статистиканы милли-мәдәни автономияләр, мөселман дини оешмалары һәм мәчетләр дә күзәтә, диде Равил Гайнетдин.

Мөселманнарның күбесе Мәскәү төбәгендә һәм Санкт-Петербург, Екатеринбург кебек зур мегаполисларда яши. Алар шулай ук бердәм Россия дәүләте оешканга кадәр ислам илләре (Әстерхан, Казан, Кырым, Касыйм, Ногай ханлыклары) урнашкан төбәкләрдә дә күп. Бу – хәзерге Татарстан, Башкортстан республикалары, Төньяк Кавказ территорияләре, диде мөфти.

Мөселманнар Россиянең төп халкы санала. Биредә 58 халык, милләт һәм этнос ислам динен тота, диде Гайнетдин.

Мөфти исламның 922 елда хәзерге Россия территориясендә урнашкан Идел буе Болгарстанында дәүләт дине булуын искәртте. Шулай ук Россия исламының башка диннәр һәм традицияләргә карата хөрмәт белән каравын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100