Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә мөселманнар өчен намаз вакыты турында хәбәр итү сигналы булган кәрәзле телефон эшләгәннәр
Җитештерүче компаниядә белдерүләренчә, бу корылманың бәясе арзан булачак
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә мөселманнар өчен беренче кәрәзле телефон ноябрь ахырында сатуда пәйда булачак, һәм арзан булу сәбәпле, илдә аңа ихтыяҗ югары булачак, дигән ышанычын җиткерде Россия мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина.
Телефон хәтеренә ике телдә – гарәп һәм рус телендә Коръән кертелгән. Уңайлы меню сүрәләрнең кирәклесен тиз генә табу мөмкинлеге бирә.
Шулай ук телефонда “Намазлар турында искәртүче сәгать” кушымтасы бар: корылма кулланучы булган ил һәм шәһәр турындагы мәгълүматны эшкәртә, аннары намаз вакытын билгели һәм көнгә биш тапкыр намаз вакыты җиткәнен искәртә.
“Мондый телефоннар пәйда булуына бик шатмын, уйлап табучылар бер урында гына тормый, мөселманнар тормышын уңайлы итү өчен яхшыдан яхшыны уйлап табалар. Минем телефонда Коръән бар, әмма бер телдә генә, яңа телефонда ике телдә булачак, ә бу изге басманы кабул итүне җиңеләйтә”, - диде Н. Җиһаншина.
Җитештерүче компаниядә белдерүләренчә, бу корылма бәясе арзан булачак, димәк, аны сатып алырга күпләрнең мөмкинлеге булачак, дип белдерә РИА «Новости».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз