news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә мәктәпләрнең куркынычсызлыгына карата бердәм таләпләр кертелергә мөмкин

Белгечләр фикеренчә, киләчәктә күреләчәк чаралар нәтиҗәсендә хезмәтләрнең сыйфаты сизелерлек артачак.

Россиядә мәктәпләрнең куркынычсызлыгына карата бердәм таләпләр кертелергә мөмкин
Александр Эшкинин

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә белем бирүче учреждениеләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итүче шәхси сак предприятиеләре барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта «Известия»гә Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный («Бердәм Россия») сөйләде.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта комитетта социаль әһәмияткә ия булган объектлар, шул исәптән мәктәпләрне саклау өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча махсус эшче төркем булдыру мөмкинлеге хакында фикер алышалар. Фикер алышуларда катнашырга Россия гвардиясе, Федераль куркынычсызлык хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр һәм Эчке эшләр министрлыклары (һ.б.) вәкилләрен чакыралар.

Депутат искәрткәнчә, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һөнәри стандартларны 2015 елның декабрендә үк кабул иткән. Әмма ул бүген Мәскәү территориясендә генә гамәлдә.

Экспертлар фикеренчә, киләчәктә күреләчәк чаралар нәтиҗәсендә хезмәтләрнең сыйфаты сизелерлек артачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100