news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча яңа федераль программа эшли башлады

2026 ел ахырына кадәр 7,3 мең мәктәп бинасын ремонтларга җыеналар.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән Россиядә мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча яңа федераль программа гамәлгә ашырыла башлады.

«Быел мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча федераль программа Россиянең 79 төбәгендә 1 306 объектка кагыла. Программа ремонт эшләре белән генә чикләнми, ул мәктәпләрне үстерүне күздә тота: җиһазлар сатып алу, укытучыларның квалификациясен күтәрү. Укучылар белән укытучыларның проект мөмкин кадәр ачык булсын өчен фикер алышуларда катнашуы мөһим», — диде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

Россия Президенты кушуы буенча «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында 2026 ел ахырына кадәр 7,3 мең мәктәп бинасын ремонтларга җыеналар. Башта 2022 елда якынча 700 бинаны ремонтлау планлаштырылган иде, әмма соңрак аларның санын арттырырга карар кылдылар. Беренче итеп авария хәлендәге биналарга ремонт ясалачак.

Россия Мәгариф министрлыгы белән «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан ата-аналар иҗтимагый контроленең федераль штабы булдырылды. Ул төбәкләргә кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк һәм программаны гамәлгә ашыруның барлык этапларында да консультация бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100