news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә мәктәп телевидениесе барлыкка килә

Балалар үзләре дөнья, ил, төбәк яңалыкларын мәктәптән трансляцияли алачак.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Россиядә мәктәп телевидениесе проекты эшләп китәчәк. Балалар үзләре ил, дөнья, төбәк яңалыкларын мәктәптән трансляцияли алачак, дип хәбәр итә “РИА Новости” Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева сүзләренә сылтама белән.

Министр бу проектны мөмкин булмаган эш түгел бу, дип саный. Чөнки бүген кайбер Россия мәктәпләрендә телевидение эшләп килә икән.

“Мәктәп радиосы аша эш бара иде, берничә телевизион омтылыш та булды. Минем уйлавымча, бу әйбәт эш”, – дигән Ольг Васильева. Аның сүзләренчә, проект зур чыгымнар сорамый. Мәктәп телевидениесе өчен кыйммәтле техника кирәкми, трансляция өчен зур экран һәр мәктәптә бар, дигән ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100