Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә мәктәп сыйныфларында урыннар санын арттырачаклар
Укучыларның саны күп булу - гаиләләргә ярдәм итү дәүләт программасы нәтиҗәлелеге күрсәткече, дип белдерде Россия Президенты Федераль Җыенга Юлламасында.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян ). Россиядә мәктәп сыйныфларында урыннар санын арттырачаклар. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында белдерде.
«Гаиләләргә ярдәм итү чаралары эшли. Кайвакыт аларның нәтиҗәсе без көткәннән дә югарырак була. Безнең мәктәпләрдә янә балалар күбәюе искиткеч. Шуның белән бергә, мондый хәл уңайлылыкта һәм аларның укыту сыйфатында чагылыш табарга тиеш түгел», — диде ул.
Дәүләт башлыгы Хөкүмәтне, демографик һәм башка факторларны исәпкә алып, төбәкләр белән бергә, өстәмә мәктәп урыннарының күпме кирәклеген билгеләргә, «Мәгариф» илкүләм проектына кирәкле үзгәрешләр кертергә чакырды.
«Монда сыгылмалы карарлар эзләргә кирәк. Мәктәпләр төзү генә түгел, ә бу максатлар өчен бөтен мәгариф һәм башка инфраструктураны да кулланырга кирәк», — дип искәртте Владимир Путин.
- Узган ел 1 сентябрьгә Татарстанда биш мәктәп, 6,5 мең урынга исәпләнгән мәгариф учреждениеләренә өч янкорма тапшырылган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка Казанда яңа мәктәп ачылу турында сөйләде, анда 11 сыйныф булдырылды.
Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык Юлламасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз