news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә мәктәп формасына гомуми таләпләп кертергә ниятлиләр

Мәктәп формасы өчен нормалар гадәти балалар киеменә караганда катгыйрак булырга тиеш, дип саный белгеч.

Россиядә мәктәп формасына гомуми таләпләп кертергә ниятлиләр
Рамиль Гали/архив

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). 2020 елда Россиядә мәктәп формасына башлангыч илкүләм стандартны расларга ниятлиләр, дип белдергән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Документ тукыма һәм астарга карата таләпләрне (сыйфаты, ныклыгы, чыдамлыгы, шулай ук һава үткәрүчәнлеге) билгеләячәк.

Нәтиҗәдә, «скафандр эффекты»ннан котылып булачак, дип искәрткән министр. Ул билгеләп үткәнчә, кайвакыт хәтта сыйфатлы ярым йон тукымалар да эчлеге тулаем синтетик булуы аркасында киемне куркынычсыз итә алмый.

Мәктәп формасы өчен нормалар гадәти балалар киеменә караганда катгыйрак булырга тиеш, дип искәрткәннәр Росстандартта.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot