news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә һәм чит илләрдә татарлар туган тел көне уңаеннан флешмоб башлады

Флешмобта катнашучылар “Туган тел” җырын җырлый.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Россия төбәкләрендә һәм чит иллләрдә яшәүче татар диаспорасы вәкилләре Халыкара туган тел көне уңаеннан, флешмоб башлап җибәрде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә флешмобның идея авторы Мәгъсүм Миңдубаев хәбәр итте.

Флешмобта катнашучылар “Туган тел” җырын җырлый.

“Татар теленең Россиядә таралышы буенча икенче урында торуы һәм бу телдә Россиянең барлык почмакларында һәм чит илләрдә дә сөйләшүләре куанычлы хәл”, - диде Мәгъсүм Миңдубаев.

Флешмобта Россиянең Әстерхан, Башкортстан, Дагыстан, Екатеринбург, Коми, Краснодар, Красноярск, Кырым, Марий Эл, Омск, Пермь, Самара, Санкт-Петербург, Саратов, Татарстан, Томск, Түбән Новгород, Удмуртия, Чиләбе, Ямало-Ненецк төбәкләре һәм Гарәп Әмирлекләре татарлары катнаша.

Исегезгә төшерәбез, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО 21 февральне Халыкара туган тел көне дип игълан итү турында карар чыгарды.

"Татар-информ" Халыкара туган тел көнендә Татарстан язучылар берлегендә яшь укучылар җыелды, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100