news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә «лазер дивары» күрсәтә торган светофор ясаганнар

Яңа светофор җәяүлеләр кичүендә юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә ярдәм итәр дип планлаштырыла.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Ростехның «Швабе» холдингы «лазер дивар»ны чагылдырган светофорның эксперименталь үрнәген ясады. Ул машина йөртүчеләрне җәяүлеләр юлына якынаю турында кисәтәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Уйлап табучыларның сүзләренә караганда, барьер күз күреме начар булганда автомат яки программалы рәвештә кабына», - диелә хәбәрдә.

Яңа светофор аварияләр санын киметергә ярдәм итәр дип планлаштырыла.

Ростехта билгеләп үтүләренчә, светофорның үзенчәлеге лазер блогының машина йөртүчеләр өчен һавага сигнал җибәрүдән гыйбарәт. Алар читтән 100-200 метр арадан җәяүлеләр кичүе турында кисәтә торган параллель линияләр кебек күренә. Сигнал караңгыда һәм томанда да күренәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot