news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә кыйммәтле товарларны "тере" акчага сатып алу мөмкинлеген чикләргә телиләр

Шул вакытта икътисадны ачыграк итәргә һәм салымнарны да күбрәк җыеп булыр иде, дигән фикер белдерә Россия финанс министры.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин Россиядә кыйммәтле товарларны "тере" акчага сатып алуны чикләү тәкъдимен хуплавын белдерә, дип хәбәр итә ТАСС.

"Бик дөрес карар. Чит илдә сез кайда "тере" акчага кыйммәтле берәр товар алыр идегез? Анда 500 евроны да беркайда алыштырып булмый", – ди министр.

Моңа кадәр Россия финанс министргы Антон Силуанов Россиядә кыйммәтле әйберләр – күчемсез милек, автомобильләр, ювелир эшләнмәләрне "тере" акчага сатып алу мөмкинлеген чикләү турындагы мәсьәлә буенча фикер алышуны яңадан күтәрергә чакырган иде. Аның фикеренчә, шулай эшләгәндә икътисадны ачыграк итәргә һәм салымнарны да күбрәк җыеп булыр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100