news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә куллануда булган автомобильләр 2 процентка кыйммәтләнде

Иң "яшь" тотылган машиналар Татарстанда булса, иң иске модельләр Новосибирскида теркәлгән.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Россиядә “кулдан алынган” автомобильләр 2 процентка кыйммәтләнгән. Шулай итеп, андый машиналарның уртача бәясе 580 мең сум тәшкил итә, дип яза “Известия”.

Шул ук вакытта башкалада һәм ил төбәкләрендә автомобиль бәясе шактый аерыла. Мәсәлән, Мәскәүдә “кулдан алынган” машина 820 мең сум торырга мөмкин. “Федеральное агентство новостей» билгеләп үткәнчә, андый машиналарның уртача яше 10 ел тәшкил итә. Ә иң "яшь" тотылган машиналарны Татарстанда сатып алырга була – аларның уртача яше 7 ел. Иң иске модельләр Новосибирскида теркәлгән – 12 елдан да артык.

Илнең икенчел базарында ешрак үзебезнең Lada автомобильләрен очратырга мөмкин, ул гомуми күләменең 18 процентын алып тора. Икенче урынны Япониянең Toyota машинасы яуласа, өченчедә Германиядә җитештерелгән Volkswagen автомобиле тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot