news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә куллану вакыты чыккан даруларны җыю пунктлары барлыкка килергә мөмкин

Бүген россиялеләр куллану вакыты чыккан препаратларны чүпкә ташлый, бу экологиягә начар йогынты ясарга мөмкин, ди сенатор Сергей Калашников.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә куллану вакыты чыккан даруларны җыю пунктлары барлыкка килергә мөмкин. Сенатор Сергей Калашников Сәламәтлек саклау министрлыгына шул хакта тәкъдим юллады, дип яза «Известия».

Бүген россиялеләр куллану вакыты чыккан препаратларны чүпкә ташлый, бу экологиягә начар йогынты ясарга мөмкин, ди сенатор Сергей Калашников.

«Барлык медицина учреждениеләре һәм халык алдында нәкъ шундый проблема тора», - дип искәртте сәясәтче.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot