news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ковидтан прививка ясатучылар өчен экспресс-тест уйлап тапканнар

Тикшеренү узу өчен бер тамчы кан җитә.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). «Рапид БИО» («Сколково» резиденты) компаниясе «Авивир» белән бергә вакцинациядән соң коронавируска антитәнчекләрне ачыклау өчен Россиядә беренче экспресс-тестны теркәгән.

Мондый тикшеренү нәтиҗәсе 15 минуттан әзер була һәм 96 процент дөреслеккә туры килә. Тикшеренү өчен бер тамчы кан җитә. «Сколково»да тест реагентлары, беренче чиратта, «Спутник V» вакцинасына көйләнгән булуын әйттеләр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк вице-премьер  Татьяна Голикова сүзләренчә, Россиядә 8 миллионнан артык кеше коронавирустан прививка ясаткан.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы «Спутник V», «ЭпиВакКорона», «КовиВак» вакциналарын теркәде. Өч препарат та яшәү өчен әһәмиятле дарулар исемлегенә кергән.

Пандемия вакытында Россиядә 4,7 миллионнан артык кеше коронавирус йоктырган, 105 меңнән артык кеше үлгән, 4,4 миллионга якын кеше терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot