news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ковидка каршы коллектив иммунитет 56 процентка кадәр төшкән

Коронавируска каршы прививканың тулы циклын 84 миллионнан артык кеше ясаткан.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россиядә COVID-19 инфекциясенә каршы коллектив иммунитет дәрәҗәсе 56 процентка кадәр төшкән.

Стопкоронавирус.рф. порталы хәбәр иткәнчә, прививканың беренче компоненты 88 млн тапкыр ясалган, ә тулы циклы 84 миллионнан артык булган. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Вице-премьер Татьяна Голикова белдергәнчә, катгый чикләүләрне гамәлдән чыгару һәм гадәти тормышка кайту бары тик тулысынча вакцинация ясаткач кына мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot