news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ковид белән авырганда пневмонияне дәвалый торган яңа препарат барлыкка килде

Даруны Федераль медицина-биология агентлыгы җитештергән.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус авыруын катлауландыра торган пневмонияне дәвалау һәм профилактикалау өчен «Лейтрагин» дип аталган ингаляция препаратын теркәде. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

«25 майда Федераль медицина-биология агентлыгы җитештергән „Лейтрагин“ ингаляция препаратын Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы теркәде. Яңа препарат коронавирус инфекциясен катлауландыра торган пневмонияне дәвалау һәм профилактикалау өчен кулланыла», — диелә хәбәрдә.

Хәзер әлеге даруны сәнәгый җитештерү башланачак.

«Лейтрагин» — ковид белән авыруны озакка суза торган цитокин штормы белән көрәшә һәм аны профилактикалый торган беренче препарат. Ковид белән авырган 320 пациент арасында уздырылган клиник сынаулар күрсәткәнчә, препаратны кабул итүчеләр арасында бер генә үлем очрагы да булмаган, шулай ук авыруның катлаулы формага күчүе дә күзәтелмәгән. Стандарт терапия алучылар 14 көн эчендә дәваланып бетсә, «Лейтрагин» кабул иткән кешеләрнең сәламәтләнеп бетүе 7 көнгә кыскарган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100