news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә кош гриппы очраклары кимүе күзәтелә

Узган ел Россиядә кош гриппы чыганагы 82 урында теркәлгән булган, шул исәптән Татарстанда да.

Россиядә кош гриппы очраклары кимүе күзәтелә
Эльвира Мубаракшина/Трудовая слава (Хезмэт даны)
(Казан, 21 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Ел башыннан Россиядә кош гриппының бер чыганагы гына ачыкланган. Бу хакта бүген  "Татар-информ" мәгълүмат агентлында узган матбугат очрашуында ТР Министрлар кабинетының Ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте. 
 
Аның сүзләренчә, кош гриппы быел илебезнең Ростов өлкәсендә генә ачыкланган. "Кызганычка каршы, соңгы өч елда Ростов өлкәсенең бер үк оешмасында кош гриппы берничә тапкыр ачыкланды. Предприятиенең икътисади чыгымнары бик зур", - диде ул. 
 
Узган ел исә Россиядә кош гриппы чыганагы 82 урында теркәлгән булган. Кызганыч, бу исемлектә Татарстанның 6 районы да бар. Аларга кош гриппы Чувашия Республикасыннан китерелгән кош-кортлар белән кергән иде. 
 
Россиянең ветеринария һәм фитосанитария буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов исә авыруны бары профилактик чаралар белән генә җиңеп булуын белдерде. 
 
"Кош-кортлар кош гриппы белән авырмасын өчен, беренче чиратта, профилактика чараларын үтәргә кирәк. Чөнки дәвалау чаралары хәзергә кадәр нәтиҗә биргәне юк. Кош гриппыннан котылу өчен авыру табылган урындагы барлык кошларны юк итү генә ярдәм итәргә мөмкин", - диде Евгений Иванов. 
 
2017 елда Лаеш районындагы кош фабрикасында, мисал өчен, 3 млн йомырка, 500 мең баш кош юк ителү нәтиҗәсендә генә кош гриппын юкка чыгару мөмкин булды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100