Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә коронавирустан яңа вакцина теркәлде
«ЭпиВакКорона-Н» Россиядә Covid-19дан теркәлгән бишенче вакцина булды.
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясеннән «ЭпиВакКорона-Н» дигән тагын бер вакцина теркәде. Мәгълүматлар дәүләт дарулар реестрында барлыкка килде.
Әлеге вакцина ике тапкыр ясала. Прививкалар арасында интервал 14-21 көн тәшкил итәргә тиеш.
«ЭпиВакКорона-Н» Россиядә Covid-19дан теркәлгән бишенче вакцина булды. Хәзерге вакытта илдә прививка ясау кампаниясе «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «Ковивак» кулланып алып барыла. Ревакцинация «Спутник Лайт» препараты белән үткәрелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз