Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны буенча тәүлеклек максималь күрсәткеч теркәлгән
Соңгы тәүлектә илдә коронавирус инфекциясеннән тагын 1247 үлем очрагы расланган.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясеннән тагын 1247 үлем очрагы расланган, дип хәбәр итә Covid-19 инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб.
Бу сан пандемия башланганнан бирле максималь күрсәткеч булды. Үлем очраклары аеруча Мәскәүдә күп теркәлгән, анда тәүлек эчендә 96 кеше үлгән, Санкт-Петербургта 84 һәм Краснодар краенда 58 кеше вафат булган.
Оператив штабта искәртеп узуларынча, алдагы антирекорд кичә генә куелган — 1240 үлем очрагы расланган булган.
Тәүлек эчендә Россиядә 36 626 кешедә коронавирус ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз