news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны буенча кабат антирекорд куелды

Пандемия башланганнан бирле барлыгы 212,6 мең кеше коронавирустан вафат булган.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә 929 кеше коронавирустан вафат булган, бу пандемия башланганнан бирде яңа максимум булды.

Оператив штаб хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә 71, Санкт-Петербургта 55, Свердловск өлкәсендә 46 үлем очрагы теркәлгән. Кичә 895 үлем очрагы булган иде, пандемия башланганнан бирле барлыгы 212,6 мең кеше коронавирустан вафат булган.

Узган тәүлектә Россиядә 25 меңнән күбрәк кеше коронавирус йоктырган, шул исәптән Татарстанда 73 кеше авырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot