news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирустан өченче вакцина җитештерә башладылар

Озакламый «КовиВак» ил төбәкләрендә барлыкка киләчәк.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Россиядә Чумаков исемендәге үзәктә коронавирустан «КовиВак» вакцинасы чыгарыла башлады.

РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков беренче партияне эшләтеп җибәрде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Россиянең өченче вакцинасы гражданнар әйләнешенә чыга һәм озакламый төбәкләрдә барлыкка киләчәк», - диделәр федераль министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Препарат мускул тукымаларына кертү өчен суспензия рәвешендә җитештерелә, аның 10 ампуласы 4 333 сумнан артмый.

Чумаков исемендәге үзәктә сыналучыларның антитәнчекләре дәрәҗәсен яхшы дип бәялиләр. Вакцина эшләүчеләр көзен квалификация алу өчен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына документлар тапшырырга планлаштыра.

Илдә коронавирустан эшләнгән өченче вакцинаны теркәү февраль аенда булды, ел ахырына кадәр кимендә 10 млн доза җитештерү планлаштырыла. Препарат SARS-CoV-2 вирусына нигезләнгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100