Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә коронавирусның яңа мутациясе ачыкланмаган
Ковидның яңа төрен сигез дәүләттә тапканнар.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирусның яңа төр мутациясе ачыкланмаган. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Горелов хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта бездә Англия мутациясе юк дип ышанып әйтә алабыз. Әмма ул барлыкка килсә дә аның глобаль куркынычы юк», — диде Горелов.
Декабрьдә Бөек Британиядә коронавирус мутациясенең яңа төрен ачыкладылар. Бу вирус гадиенә караганда 70 процентка тизрәк тарала. Шул ук вакытта бу мутациядән үлем куркынычы югары булуын күрсәтә торган билгеләр әлегә юк.
Коронавирусның Британия төрен инде сигез илдә тапканнар. Шул сәбәпле кайбер дәүләтләр, шул исәптән Россия дә, Берләшкән Корольлек белән авиарейсларны туктатты.
Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова алдарак Россия әлеге вазгыятьне контрольдә тота дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, илдә җитештерелгән вакциналар мутацияләнгән штаммнарга каршы нәтиҗәсен саклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз