Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә коронавирусны иртә стадияләрдә ачыклау белән шөгыльләнәчәкләр
Әлегә яңа хезмәттән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр генә файдалана ала.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Бүгеннән башлап Роспотребнадзор молекуляр диагностика үзәге барлык теләүчеләрне коронавируска күпләп тикшерә башлаячак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тестны коммерция нигезендә тапшырырга мөмкин булачак. Табиб өйгә киләчәк һәм контактсыз ысул белән биоматериал алачак. Анализ нәтиҗәләре бер-ике көн эчендә әзер булачак. Нәтиҗәләрен гражданинга электрон почтага җибәрәләр.
Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты тикшеренүчеләре эшләгән югары сыйфатлы тест-система хәтта авыруларны башлангыч стадиядә һәм Covid-19 симптомсыз кичерә торган кешеләрне дә ачыкларга мөмкинлек бирә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте массакүләм скрининг ярдәмендә эпидемиягә каршы тору планын гамәлгә ашырырга җыена.
Әлегә яңа хезмәттән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр генә файдалана ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз