Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә коронавирусны дәвалау өчен дару ясадылар
Препарат өчен нигез итеп малярияне дәвалау өчен кулланыла торган мефлохин кулланылган.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусын дәвалау өчен препарат ясаганнар. Даруны Федераль медицина-биология агентлыгы тәкъдим иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Дару нигезенә маляриягә каршы кулланыла торган мефлохин препараты алынган. Дәвалау схемасын «Фармзащита» фәнни-җитештерү үзәге Кытай һәм Франция тәҗрибәсен исәпкә алып эшләгән.
Федераль медицина-биологик агентлык башлыгы Вероника Скворцова.сүзләренчә, «югары селектив препарат күзәнәкләрдә коронавирусның цитопатик эффектын блоклый һәм аның репликацияләнүенә комачаулый, ә мефлохинның иммуносупрессив гамәле вирус аркасында килеп чыккан ялкынсыну активлашуына комачаулый».
«Макролид антибиотиклар һәм синтетик пеницилиннар өстәү икенчел бактериаль-вирус синдромын формалаштыруга комачаулап кына калмыйча, кан плазмасында һәм үпкәләрдә вируска каршы чараларның концентрациясен арттырырга да мөмкинлек бирә», — дип аңлатты Скворцова.
Препарат төрле дәрәҗәдәге пациентларны нәтиҗәле дәвалауны тәэмин итәчәк, дип искәртте Скворцова.
Мефлохин шулай ук Сovid-19 профилактикасының куркынычсыз һәм нәтиҗәле схемасын эшләү өчен нигез булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз