Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә коронавируска каршы массакүләм вакцинация көз көне башланырга мөмкин
Вакцинация ярты елдан тугыз айга кадәр дәвам итәчәк.
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Россиядә коронавируска каршы массакүләм вакцинация көз көне башланырга мөмкин. Бу хакта Н.Ф.Гамалей исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Гинцбург Беренче канал эфирында әйтте.
«Массакүләм вакцинация көз башында башланыр дип өметләнәбез. Әмма, әлбәттә, бар халык бу вакцинаны бер үк вакытта ала алмый», - дип сөйләде Гинцбург.
Аның сүзләренә караганда, иң яхшы очракта вакцинация процессы ярты елдан тугыз айга кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз