Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә коронавирус йоктыручылар саны ике-өч атнадан иң югары ноктасына җитәчәк
Эксперт сүзләренчә, пессимистик фаразларга таянган очракта иң югары нокта ноябрь башына туры киләчәк.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны ике-өч атнадан соң артырга мөмкин. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы Икътисади тикшеренүләр үзәгенең статистика һәм модельләштерү буенча эксперты Агаси Тавадянга сылтама белән хәбәр итә.
«Вазгыять уңай якка үзгәргән очракта бер атнадан соң коронавирус инфекциясен йоктыручылар һәм аннан вафат булучылар саны кими башлаячак, Россия ике-өч атнадан әлеге күрсәткеч буенча иң югары ноктага җитәчәк», - диде Тавадян.
Аның сүзләренчә, пессимистик фаразларга таянган очракта иң югары нокта ноябрь башына туры киләчәк. Эксперт катгый изоляция чаралары кертүнең мәгънәсен күрми. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен гражданнарның 80 проценты барлык чараларны да үтәргә тиеш. Әмма мондый нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, дип саный Тавадян.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз