news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавирус инфекциясенең дүртенче дулкыны башланды

Бүген Россиядә көн саен коронавирусның 40 меңнән артык очрагы теркәлә.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә яңа коронавирус инфекциясенең өченче дулкыны дүртенче дулкынга үсеп җитте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгече Владимир Чулановка сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа төбәгендә коронавирус инфекциясенә кагылышлы хәл аеруча катлаулы, бу Россиядәге вазгыятькә дә бәйле.

«Бүген бездә көн саен коронавирусның 40 меңнән артык очрагы теркәлә, илдә өченче дулкын салмак кына дүртенче дулкынга үсеп җитте, ул күп кенә төбәкләрдә дәвам итә әле», - диде эксперт X «Молекуляр диагностика – 2021» Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot