news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 3448 яңа очрагы теркәлгән

Россиядә коронавирустан барлыгы 232 пациент вафат булган, 2304 кеше терелгән.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 27 938 кешегә җиткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

Соңгы тәүлектә 84 төбәктә коронавирус инфекциясе йоктыруның 3448 яңа очрагы (+14,1 процент) теркәлгән. Шуларның 1370е – Мәскәү шәһәрендә, 467се – Мәскәү өлкәсендә, 154е – Санкт-Петербургта. 34 кеше үлгән.

Россиядә коронавирустан барлыгы 232 пациент вафат булган, 2304 кеше терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100